Социаль ипотека буенча фатир алдык. Шуны үз милкебез итеп рәсмиләштермәкче идек. Моның өчен нишләргә?
Зилия
– Иң элек “Строим будущее” кооперативында фатирга пай кертеме турында ике данә белешмә алыгыз. Аннан соң үзегез яшәгән районның күпвазифалы үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Фатирны теркәү өчен гариза, өлешкә керүче һәр гаилә әгъзасы исеменнән 2 шәр мең сум дәүләт пошлинасы түләгәнгә квитанция, һәр кешенең паспорты, балаларыгыз балигълык яшенә җитмәгән икән, аларның туу турындагы таныклыгы, пай кертеме турындагы ике данә белешмә, социаль ипотека килешүе һәм аның күчермәсе кулыгызда булсын. Әгәр сез пай кертемен түләмәгән булсагыз, заем килешүе һәм аның күчермәсе, ипотеканы дәүләт теркәвенә алуны сорап Росреестрга гариза кирәк булачак. Фатирга хокукны йорт төзелеп бетеп кулланышка тапшырылгач һәм кадастр исәбенә куелгач кына алып була.
Ватаным Татарстан, 23 февраля 2018 г.
Последнее обновление: 25 июля 2018 г., 12:37