06.02.2018 - Өйдән чыкмыйча гына

Хәзер бөтен эш интернетка барып тоташа. Моңа кадәр аннан башка ничек яшәгәнбездер, кем белгән. Кайсы гына оешма ишеген какма, чират торасыгыз килмәсә, электрон хезмәтләрдән файдаланырга була, дигән сүзләрне ише­тергә туры килә. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хез­мәтенең ТР идарәсе дә (Росреестр) халыкка уңайлы булсын өчен кайбер хез­мәт­ләрне электрон формада рәсмиләш­терә башлады. Идарәдә әйтүләренчә, бу – вакытны янга калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Росреестр җитәк­че­легенә эләгү өчен дә әллә ничә сәгать ишек сакларга кирәкми, ди алар. Моның өчен skype сервисыннан файдаланырга була.

 
Җитәкче белән өйдән чыкмыйча гына турыдан-туры аралашу өчен skype@rosreestr.org. электрон адресына гариза җибәрергә киңәш итәләр. Моның өчен үзегездә Skype программасы булдырып, теркәлергә кирәк. Компьютерыгызда микрофон һәм веб-камера бар икән, җитәкчелеккә милеккә бәйле теләсә кайсы сорауны юлларга була. Мондый интернет кабул итүгә эләгү өчен ниләр эшләргәме? Skype программасына кер­гәч, иң беренче эш итеп, өстә урнашкан “контакты” дигән язуга басарга. “Новый контакт” дигән сүз чыгачак. “Rosreestr.tatarstan” сүзен язып, “найти”га керергә, анда исемлек барлыкка киләчәк. Үзегезгә кирәген сайлап, “добавить” төймәсенә басарга. “Skype” тәрәзәсенең сул ягында респу­бликаның Росреестр идарәсе сезнең белән элемтә урнаштыручылар исем­легенә кертеләчәк.


Мондый видео кабул итүгә эләгү өчен алдан гариза бирергә кирәклеген дә истән чыгармасыннар иде, дип искәртә Росреестрның матбугат үзәге. Анда исем-фамилия, әтиегезнең исеме, skype логины, телефон номеры, электрон адрес һәм бирергә теләгән соравыгызны алдан язып калдырырга кирәк. 

Ватаным Татарстан, 06 февраля 2018 г.

Последнее обновление: 25 июля 2018 г., 12:37

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International